Зәй офыклары

Хыянәтең өзде барысын

14 февральне Гашыйклар көне буларак билгеләп үтү гадәткә керде. Ә Фәния өчен бу көн дөньяга аваз салган көн генә түгел, ниндидер көч-куәткә ия кебек тоела. Чөнки тормышындагы күп кенә мөһим үзгәрешләр нәкъ менә шушы датага туры килә.

Иң элек Фәниянең туган көне - 14 февральдә. Ул – әти-әнисенең төпчеге, аеруча яраткан кызлары. Әтисенең дә, әнисенең дә иң гүзәл сыйфатларын үзендә туплаган. Күрше-күлән, әби-апаларның аңа караган саен күз тимәсен, дип кабатлаулары әле дә хәтерендә.
Үсә төшкән саен тышкы матурлыкка эчке мөлаемлык, ярдәмчел булуы да өстәлә барды. Әтисенең кече кызын һәрчак янәшәсендә генә тотуыннан абый-апалары бераз көнләшеп тә карый иде. Шулай да Фәния иркә булмады, әти-әнисенең мәхәббәте аны аеруча назлы гына итте. Өстәвенә, ул аш-су әзерләргә бик хирыс булып чыкты. Ничектер, шулай VIII сыйныфта укыганда районда үткәрелгән кондитер ризыклары бәйгесендә Фәниянең матур итеп бизәкләп ясаган тортына беренче урын бирелде. Бу истәлекле көн нәкъ менә 14 февральгә туры килде. Жюри аңа Казан кондитер училищесына имтихансыз керүгә рөхсәт бирүче юллама тапшырды. Кыскасы, аның киләчәк һөнәре үзеннән-үзе хәл ителде.
Училищеда  укыганда Фәния мишәр кызы Гәүһәр белән танышып, ул аның җан дустына әверелде. Күңелле студент елларында бу ике чибәр кызга гашыйк булмаган егет калмагандыр. Гәүһәр берсенә үзе дә башы-аягы белән гашыйк булды. Ә Фәния һаман да күңеле белән кемнедер көтеп, үзенә күз атучыларга әллә ни игътибар бирмичә йөрде. Юкка гына булмаган икән. Тагын шул 14 февраль көнне Гәүһәр бертуган абыйсы кунакка киләчәген хәбәр итте. Егет әле берничә көн элек кенә армия сафларыннан кайтып төшкән.  Гәүһәр аны Фәниянең туган көнен билгеләп үтәргә тулай торакка чакырган иде.
Гамир ишектә күренүгә, Фәниянең йөрәге кысып-кысып куйды. Менә кемне көткән икән ул! Шул көннән аларның мәхәббәт тарихы башланды.
Ике елга якын яратышып йөргән ике яшь йөрәк арасына Фәния исеменә килеп төшкән хат кара пәрдә булып эленде... Хат рус телендә язылган иде. Анда Оля исемле кыз Фәниягә Гамирдан бала көтүе хакында хәбәр иткән. Аяз көнне яшен суккандай тоелды. Егетнең кире кагарлык дәлилләре булмады.
Менә Гамир белән Оляның туй көннәре – календарьда тагын 14 февраль. Фәния үзен кая куярга белмичә беркадәр вакыт иңрәп йөргәннән соң, кондитер фабрикасына эшкә урнашты һәм бөтен барлыгын хезмәт белән бәйләде. Кызның уңганлыгын, тырышлыгын күреп алып күтәрә тордылар. Ул берничә ресторан, кафены берләштергән сәүдә челтәренең директоры булды. 45 яшь тулган көндә юбилее белән котлап шалтыраткан Гәүһәр абыйсы Гамирның аяклары начар йөри башлавы турында хәбәр итте. Сине сагынудан инде ул, диде аңа Гәүһәр.
Әмма Фәниянең яшьлек мәхәббәте хыянәтеннән күңеле каткан иде. Аның хатирәләрне кабат яңартасы килмәде. Мәхәббәт һәм хыянәт бергә бәйләп булмаслык төшенчәләр шул.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: