Зәй офыклары

Кибетнең эчке кагыйдәләре гамәлдәге законнарга каршы килә алмый

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында “кайнар линия” буенча кулланучылар хокуклары турында консультацияләр үткәрелә.

Кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар арасында килеп чыккан низаглы мәсьәләләрне хәл итү буенча оператив чаралар күрелә,  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керми торган  мөрәҗәгатьләр буенча да киңәшләр бирелә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, “кайнар линия”ләр үткәрү кулланучыларга аларның  хокукларын яклау өлкәсендә  мәгълүмат җиткерергә ярдәм итә.
Беркөнне  “кайнар линия» телефонына консультация сорап, бер ханым шалтыратты:
-Үземә ошаган матур күлмәк сатып алган идем. Өйгә кайткач тагын  бер киеп карадым, әмма  аның размеры миңа  туры килмәвен аңладым. Нәтиҗәдә, товар биркасын саклап, кибеткә ундүрт көн эчендә  күлмәкне кибеткә кире бирергә алып килдем. Кибеттә акчаны кире кайтарудан баш тарттылар. Алар миңа яңа ел алды банкетлары уздыру  вакыты башлануы чорында алгансыз, әйберне бер көнгә сатып аласыз да, бер көн киеп, кире кайтарырга уйлыйсыз. Сатып алынган товар  товар алыштырылмый, диделәр. Бу дөресме? – диде ханым.
Барлык сатып алучыларга шуны искәртәбез, кибетнең эчке кагыйдәләре гамәлдәге законнарга каршы килә алмый. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 25нче маддәсе нигезендә, яхшы сыйфатлы товарны, сатып алучыга фасоны, төсе яки размеры  буенча туры килмәсә, ул аны кибеткә ундүрт көн эчендә кире кайтарырга мөмкин. Әмма товарны  товарны кире кайтарганда  түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш: күлмәктә киелгән эзләр булырга тиеш түгел. Күлмәк үзенең сыйфатлы товар булуын саклап калырга,  барлык биркалар, наклейкалар, этикеткалар һәм ярлыклар сакланырга тиеш. Товарны  кире кайтарганда сатып алучы нәрсәгә исәп тота ала соң? Законда тиешле фасон, төс, кирәкле размердагы  күлмәккә алмаштыру каралган. Сатучы сатып алучыга әлеге вариантны товарны сатып алганда ук  тәкъдим итәргә тиеш. Бу очракта кулланучыга сатучыга язмача гариза белән мөрәҗәгать итәргә киңәш бирелде.
Эльвира Милочкина, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: