Зәй офыклары

Кибеттән әйбер урламакчы булган

Зәй шәһәр прокуратурасы хәбәр итүенчә, 29 яшьлек хатын-кыз әйбер урланган өчен хөкем ителгән.

Әлеге ханым  аңлы рәвештә, кеше милкен урлау һәм законсыз баю максатында, Зәй шәһәрендәге бер кибеттән  сумкасына шәхси гигиена чарасы - шампуньнар һәм шоколад салып чыкмакчы була. Бу әйберләр суммасы  2484 сум 67 тиен тәшкил иткән. Әмма кибет хезмәткәре моны ачыклый һәм угрыны тоткарларга омтылып, аның  сумкасын тартып ала. Хатын-кыз  сумкасын һәм  урланган әйберне ташлап кача.
Җинаять эшен карау барышында ханым  үз гаебен тулысынча таныган. Суд  аны  400 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәзага тарткан.
Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: