Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Кичә Беренче Бөгелдедә янгын чыккан

Биредә бер йорт тулысынча янып беткән.

Узган атнада район янгын күзәтчелеге хезмәте 21 чакыру алган. Шуның 10сы ялган чакыру булып чыккан, 9 мәртәбә ут капкан чүп, коры үләнне сүндерергә чыгарга туры килгән янгын сүндерүчеләргә. Бер очракта ташландык корылма янган, ә бер очрак җитди янгын белән бәйле.
25 апрельдә 21 сәгать 24 минутта Беренче Бөгелдедә янгын чыгуы турында хәбәр алына. Биредә бер йортта янгын чыга. Янгын сүндерүчеләрне урында каршы алучы, бу йортта яшәүче булмый. Ут чыгу нәтиҗәсендә йорт тулысынча янып бетә. Янгын чыгуның сәбәбен ачыклау эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев