Зәй офыклары

Кичә кырык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды

18 сентябрьдә ЮХИДИ һәм участок уполномоченныйлары бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан исерек шоферларны ачыклау буенча уртак рейд үткәрелде.

Чара барышында барлыгы кырык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүче туктатылды, бер мотоцикл штрафстоянкага урнаштырылды.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшереп, җәяүлеләрне һәм машина йөртүчеләрне юлда игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: