Зәй офыклары

Кичә Татарстан сулыкларында өч кеше үлгән

21 июнь көнне Татарстанның төрле районнарында 3 кеше суга батып үлгән. Гадәттән тыш хәлнең беренчесе Бөгелмә районы Ростовка авылында була. 35 яшьлек ир-ат елгада су коенып алырга була һәм суга бата. Олы Әтнә авылындагы елгада исә 60 яшьлек ир-ат өчен дә су коену аяныч тәмамлана. Өченче очрак Лаеш районында була....

21 июнь көнне Татарстанның төрле районнарында 3 кеше суга батып үлгән.

Гадәттән тыш хәлнең беренчесе Бөгелмә районы Ростовка авылында була. 35 яшьлек ир-ат елгада су коенып алырга була һәм суга бата.

Олы Әтнә авылындагы елгада исә 60 яшьлек ир-ат өчен дә су коену аяныч тәмамлана. Өченче очрак Лаеш районында була. "Ромашка" бакчачылык ширкәтендәге күлдә 37 яшьлек ир-ат батып үлә.

Бу көннәрдә республикада гадәттән тыш коры һава шартлары тора. Шуңа бик күпләр эсселектән качып, су буенда ял итүне кулай күрә.

Билгеләнгән һәм рөхсәт ителгән урыннарда гына су коенырга ярый. Сак булыгыз, сезнең куркынычсызлык - үзегезнең кулларда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: