Зәй офыклары

Кичә Зәйнең Ялчыгол мәчетендә беренче ифтар узды

Зәйнең “Ялчыгол”, Түбән мәхәлләдә, Иске Зәй бистәсе, Аксар авылы мәчетләрендә көн саен ифтарлар уза.

Кичә Ялчыгол мәчетендә беренче авыз ачу мәҗлесен элекке имам мөхтәсип Сәгыйть хәзрәт Камалов уздырды. Анда өч дистәдән артык ир-ат һәм хатын-кыз катнашты. Авыз ачып, ахшам намазы башкарылды.  Алабугадан килгән кунак Корән хафиз көндәлек һәм тәравих намазларын алып барды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: