Зәй офыклары

Килен - каенана туфрагыннан

Аналар көне уңаеннан Югары Мәлем мәдәният йорты хезмәткәрләре “Каенанам истәлеге” дигән яңа сәхифә башлап җибәрде. Каенана булсалар да, шул ук әниләр бит алар.

Килен-каенана татулыгы өйне җылыта, йортка нур өсти, балаларны ихтирам, хөрмәткә өйрәтә, буыннар чылбырын ныгыта. Әти-әни нигезендә калып, өлкәннәрне тәрбия кылып яшәгән, үзләре каенана яшенә җитеп тә, килен хезмәте күрсәтеп хәер-догасын алган гаиләләр бәрәкәтле тормышта, озын-озак гомер итәләр.
Язмаларның берничәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Киң күңелле каенана
Каенанам Зәйнәп Шәйдулла кызы бик ипле, киң күңелле, уңган хатын иде. Аның өчен эш беркайчан да хатын-кызныкы һәм ир-атныкына бүленмәде, барысын да булдырды. Миңа килен булып төшкәч бик акыллы, төпле киңәшләрен бирде. Без төп йортта бер атна гына яшәдек тә үз куышыбызга күчендек. Шул вакытта безгә әнкәй уклау, чүмеч, чәйнек алып килде. Уклау биргәндә, үз вазифасыннан башкага кулланмас-ка тырыш, диде. Бер туган көненә мамык шәл бүләк иткән идек, ул аны кунакка барганда гына бәйләде һәм үләр алдыннан кире үземә кайтарды. «Үз бүләгең үзеңнән башкага кадерле булмас», - диде. Тапкыр иде, тормыш авырлыкларына баш имичә, авырганда да балаларына кыенлык китермәскә тырышып горур яшәде. Урыны оҗмахта булсын!
Зөлфирә Гибадуллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: