Зәй офыклары

Килеп күрегез, үкенмәссез

Һәр елдагыча, быел да Зәй районының Ал.Бистәсе авылында 9 августта кичке сәгать 5тә "Алма спасы" бәйрәме үткәрелә. Җирлекнең үзенә генә хас бәйрәме, дини традицияләрне дә саклап, елдан-ел матуррак, үзенчәлеклерәк итеп үткәрелә. Аны җирлек халкы гына түгел, күрше-тирә авыллар да көтеп алып, бәйрәмдә теләп катнаша. Быел да аны тантаналы ачудан соң,...

Һәр елдагыча, быел да Зәй районының Ал.Бистәсе авылында 9 августта кичке сәгать 5тә "Алма спасы" бәйрәме үткәрелә. Җирлекнең үзенә генә хас бәйрәме, дини традицияләрне дә саклап, елдан-ел матуррак, үзенчәлеклерәк итеп үткәрелә. Аны җирлек халкы гына түгел, күрше-тирә авыллар да көтеп алып, бәйрәмдә теләп катнаша. Быел да аны тантаналы ачудан соң, төрле уеннар, бәйгеләр, шоу үткәреләчәк, планлаштырылган һәр чара концерт номерлары белән аралашып барачак. Ә инде бәйгеләрдә катнашырга теләүчеләргә тәмле алма пирогы пешерергә, декоротив алмагач ясарга, кемнеңдер "двойнигы" булыр өчен әзерләнергә кирәк булачак. Җирлектә игълан ителгән "Иң матур йорт алды бакчасы" конкурсына да нәк менә шушы бәйрәмдә нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Барыгыз, күрегез, үкенмәссез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: