Зәй офыклары

Киләсе 2020 ел Зәйдә Сәламәтлек саклау елы дип игълан ителде

Зәй муниципаль районы башлыгы карары №198 01.11.2019 ел Зәй муниципаль районында 2020 елны Сәламәтлек саклау елы дип игълан итү турында

Зәй муниципаль районында сәламәтлек саклау тармагын үстерү, медицина хезмәткәре һөнәре абруен күтәрү, демографиядә уңай тенденцияләргә ирешү, гражданнарның сыйфатлы медицина ярдәме алу хокукын тәэмин итү максатында
карар бирәм:
1. Зәй муниципаль  районында 2020 елны Сәламәтлек саклау елы дип игълан итәргә.
2. Зәй муниципаль  районы башкарма комитетына 2019 елның 1 декабренә  кадәр:
2.1. Сәламәтлек саклау елын үткәрү чаралары планын расларга, аны үтәү буенча идарәләр (бүлекләр) эшчәнлеген координацияләүне тәэмин итәргә, әлеге карарны тормышка ашыру буенча чаралар күрергә.
2.2. Сәламәтлек саклау елының иң яхшы  слоганы һәм логотибына конкурс игълан  итәргә.
3. Район авыл җирлекләре башлыклары, предприятие, оешма һәм учреждениеләр  җитәкчеләренә районда Сәламәтлек саклау елын үткәрүдә актив катнашырга тәкъдим итәргә.
4. Җирле массакүләм мәгълүмат чараларына районда Сәламәтлек саклау елын киң яктыртуны тәэмин итәргә.
5. Зәй муниципаль  районы Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырырга.
5. Әлеге карарга контрольлек итүне үземдә калдырам.
Муниципаль  район башлыгы  Р.  Г.  Кәримов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: