Зәй офыклары

Киләсе 2021 ел Зәйдә Туган як елы дип игълан ителде

Шул уңайдан муниципаль район башлыгы Разиф Кәримовның бурычлар билгеләгән карары дөнья күрде.

Зәй муниципаль районы башлыгы карары
Зәй муниципаль районында 2021 елны Туган як елы дип игълан итү турында
Зәй муниципаль районында халыкның гореф-гадәтләргә, мәдәнияткә һәм туган як тарихка карата кызыксынуын арттыру, туган телләрне саклау һәм үстерү, патриотик тәрбия бирү, кече Ватанга һәм аның тарихына, мәдәни мирасына карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатында
карар бирәм:
1. Зәй муниципаль районында 2021 елны Туган як елы дип игълан итәргә.
2. Зәй муниципаль районы башкарма комитетына 2020 елның 1 декабренә кадәр:
2.1. Туган як елын үткәрү чаралары планын расларга, аны үтәү буенча идарәләр (бүлекләр) эшчәнлеген координацияләүне тәэмин итәргә, әлеге карарны тормышка ашыру буенча чаралар күрергә.
2.2. Туган як елының иң яхшы слоганы һәм логотибына конкурс игълан итәргә.
3. Район авыл җирлекләре башлыклары, предприятие, оешма һәм учреждениеләр, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләренә районда Туган як елын үткәрүдә актив катнашырга тәкъдим итәргә.
4. Җирле массакүләм мәгълүмат чараларына районда Туган як елын киң яктыртуны тәэмин итәргә.
5. Зәй муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырырга.
5. Әлеге карарга контрольлек итүне үземдә калдырам.
Муниципаль район башлыгы Р. Г. Кәримов.

 

Александр Биканов фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: