Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Киләсе атнада шәһәр-районда узачак чаралар белән танышыгыз

Нәрсә? Кайда? Кайчан? Районда узачак чаралар турында.

20 апрель
Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан балалар арасында рәсемнәр конкурсы – 15.00, Мирный бистәсе мәдәният йорты

22 апрель
«Сөмбел» татар нәфис фильмы – 18.00, Иске Зәй бистәсе мәдәният йорты
Мәктәп укучылары арасында “Барс” спорт мәктәбе ачык беренчелегенә җиңел атлетика ярышлары - 16.00, “Энергия” стадионы

23 апрель
“Бергәләп планетабызны бизик!” Бөтендөнья җир көне уңаеннан экологик акция – 13.30, Мирный бистәсе паркы
“Бәрмәнчек” халык бәйрәме – 14.00, Иске Зәй бистәсе мәдәният йорты мәйданчыгы
Мәктәп укучылары арасында Зәй муниципаль районы ачык беренчелегенә шахмат ярышлары – 15.00, “Энергия” стадионы
24 апрель
“Барыбыз бергә биибез” диско-программасы – 19.00, Иске Зәй бистәсе мәдәният йорты
20-24 апрель
Белем бирү учреждениеләренең яшүсмерләр командалары арасында “Барс” спорт мәктәбе ачык беренчелегенә футбол ярышлары – 15.00, “Энергия” стадионы

Шулай ук авыл мәдәният йортларында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге, Туган як елы, Бөек Җиңү көнен каршылап, Габдулла Тукай туган көн, Җирле үзидарә көне уңаеннан һәм экологик акцияләр, бакчачылар өчен күптөрле чаралар узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев