Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Киләсе атнада шәһәр-районда узачак чаралар

Нәрсә? Кайда? Кайчан? Таныштырабыз.

12 апрель
Космонавтика көненә багышланган “Алга - үткәнебезгә» автоквесты – 18.00, шәһәр урамнары буйлап
“Космоска юл” конкурс-күңел ачу программасы – 13.30, Иске Зәй бистәсе мәдәният йорты
13 апрель
Россиядә Фән һәм технология елы кысаларында Космонавтика көненә багышланган «Билгесез галәмнәр» танып-белү программасы – 13.00, Мирный бистәсе мәдәният йорты
“Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында предприятие, оешма һәм учреждениеләрнең хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Зәй районы беренчелегенә финал ярышлары – 18.00, спорт-сәламәтләндерү үзәге
14 апрель
“Сәламәт яшәүгә – 10000 адым” акциясе – 11.00, Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркы
16 апрель
«Адымнар» татар мәдәнияты клубының “Җырлыйм туган якта” онлайн-отчет концерты – 16.00, “Энергетик” Мәдәният сарае
“Туган ягым талантларга бай” дип исемләнгән шәһәр мәдәният йорты үзешчәннәренең отчет концерты – 17.00, Мирный бистәсе мәдәният йорты
“Әбиләргә ни җитми?” спектакле – 18.00, Иске Зәй бистәсе мәдәният йорты
17 апрель
“Шаяннар һәм тапкырлар клубы” мәктәп укучылары арасында ярыш – 18.00, “Энергетик” Мәдәният сарае

Шулай ук авыл мәдәният йортларында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге, Туган як елы, Космонавтика көне уңаеннан, наркотикларга каршы, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган, бакчачылар өчен күптөрле чаралар узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев