Зәй офыклары

Киләсе елда Казанда спорт вакыйгалары узачак

2016 нчы елда Казанда бадминтон, самбо, дзюдо буенча Ауропа чемпионатлары узачак. Татарстан башкаласына Ауропаның иң яхшы спортчылары җыелачак. Бу хакта бүген журналистларга "Kazan-Arena" стадионында узган йомгаклау очрашуында ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте. Министр әйтүенчә, Татарстан башкаласы шулай ук суга сикерү буенча Дөнья кубогы этабын үткәрәчәк....

2016 нчы елда Казанда бадминтон, самбо, дзюдо буенча Ауропа чемпионатлары узачак. Татарстан башкаласына Ауропаның иң яхшы спортчылары җыелачак. Бу хакта бүген журналистларга "Kazan-Arena" стадионында узган йомгаклау очрашуында ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

Министр әйтүенчә, Татарстан башкаласы шулай ук суга сикерү буенча Дөнья кубогы этабын үткәрәчәк. Бу Риодагы Олимпиадага квалификация турнирларының берсе булачак.

Леонов шулай ук синхрон йөзү буенча юниорлар арасында дөнья беренчелегенең дә Мексикада түгел, ә Казанда узачагы турында белдерде. Шулай ук, Казанда яшьләр командалары арасында хоккей кубогы, керлинг буенча дөнья чемпионаты һәм триатлон буенча Россия чемпионаты этабы узачак.

Киләсе елда шулай ук Каәзанның Үзәк стадионында җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: