Зәй офыклары

Кимчелекләр ачыкланган

Зәй шәһәр прокуратурасы авыл җирлекләрендә инвалидларның хокуклары яклану буенча законнар үтәлешен тикшергән.

Авыл җирлекләренең берсендә нотариус юклыгы ачыкланган. Әлеге җирлектә сукыр инвалидка аның үз кулы белән язылган имзасын факсимеле белән алыштыру буенча регламент эшләнмәгән һәм расланмаган.

Шундый ук кимчелекләр башка авыл җирлекләрендә дә күзәтелгән.

Прокуратура җирлекнең башкарма комитеты җитәкчесенә карата представление чыгарган. Җирлекнең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: