Зәй офыклары

Кино төшерү –күңелле мәшәкать

Агымдагы елның кышында Татарстан кинематографистлары тулы метражлы "Исәнме сез?" фильмын төшерә башлаган иде. Ярты елдан соң Зәйгә янә бер төркем артистлар, кино төшерүчеләр килеп, сценарий буенча эшне дәвам итә.

Әйткәнебезчә, картина якташыбыз,  драматург Мансур Гыйләҗев сценарие буенча төшерелә, режиссеры - Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе, республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Ягъфәров.
  -Без май аенда Зәйгә килеп, фильмны төшерүне дәвам итәсе идек. Санитар-эпидемиологик вазгыять белән бәйле рәвештә бу эш туктатылып торылды. Янә Зәйдә булуыбызга шатбыз. Безне район башлыгы Разиф Кәримов, гадәттәгечә,  җылы каршы алды, яшәү һәм эш процессы өчен барлык шартлар тудырылды,   барысы өчен дә рәхмәт, - ди Илдар Ягъфәров.
10 августта Зәйдә фильмны төшерү “Аркадия”  ресторанында туй күренешеннән башланды. Туй күренеше өчен массовкада район-шәһәр мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Алар барысы да чын  бәйрәмчә киенеп килгән иде.
 -Минем әлеге  фильмның  массовка өлешендә өченче мәртәбә катнашуым. Беренчесендә район үзәк дәваханәсендә барган күренештә шәфкать туташы буларак, икенчесендә суд залында төшкән идем. Чираттагысында туй барышында катнашырга туры килде. Фильм прототиплары - Гүзәл һәм Тәлгать Сөләймановлар - якын танышларым. Алар турындагы фильмда төшүем  белән горурланам. Кино,  спектакльдән аермалы буларак, гаҗәеп кызыклы, мавыктыргыч  икән, - ди Аксар мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина.
Туйда баш геройның сеңлесенең кызы туе төшерелде. Сеңлесе Гүзәлияне якташыбыз, Зәй кызы артиска Лилия Сергеева уйнады. Аның төс-кыяфәте, үзен тотышы прототипны ачып бирә  алырлык.
-Артист тормышы ике яклы, сәхнәдә ул  кеше  тормышын уйный, кадр артында исә аның үз тормышы. Мин уйнаган герой - бик властьлы ханым, - ди Лилия Сергеева.
Фильмны төшерү тулы бинада барды. Ажа кадәр шактый вакыт әзерлек эшләре барды.  Әлеге күренешне төшерү өчен, гомумән,  5-6 сәгать кирәк булды,  мәдәният хезмәткәрләре кырык эшләрен кырык якка ташлап, туй барышы рухын оста итеп бирә, күрсәтә алдылар. Кирәк урында ут чыгарып биеделәр дә.
 -Без кышын сездә булган идек инде. Икенче мәртәбә Зәйгә килгәнче, Сарман районы Әхмәт авылында фильм төшерүне дәвам иттек. Кайда гына булсак та, безне җылы итеп каршылыйлар, бу - бик мөһим. Әхмәт авылы - төп геройның туган авылы. Фильм ул яшәгән авылда, аның нигезендә барды. Һәм янә без Зәйдә. Кино төшерү - бик җитди, җаваплы эш. Аның татар халкы турында булуы, чын татар киносы булуы куанычлы. Артистларга килгәндә, без аларны барлык татар театр коллективларыннан   тупларга тырыштык. Араларында моңа кадәр  кинога төшмәгәннәре дә бар. Алар бик теләп ризалашты, -ди актерлар буенча режиссер Ирек Хафизов.
Тәлгать Сөләймановның авылы, нигезен, туганнары өчен җан атучы кеше икәне без - журналистларга мәгълүм.  Ел да туган нигезендә нәсел, туганнары очрашуын оештыра ул.
- Безгә, фильмның төп геройлары буларак, киноны төшерү процессы үзебезгә дә кызыклы, - ди Гүзәл ханым Сөләйманова.
Шул рәвешле, фильм төшерү Зәйдә унөч көн дәвам итәчәк, бу процессны күрергә теләүче зәйлеләр әлеге  форсатны кулдан ычкындырмаслар, шәт. Кино төшерү –күңелле мәшәкать ул.
-Киләсе елга шул вакытларда әлеге киноны карарга мөмкин булачак, - ди Ирек Хафизов.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: