Зәй офыклары

Киңәшеп, фикерләшеп эшләү зарур

Зәй районы җитәкчелеге авыл хуҗалыгы тармагын ныклы контрольдә тота. Һәр атнаны хуҗалыкларга чыгып, андагы эш барышы карала, киңәш-тәкьдимнәр әйтелә. Киңәшеп, фикерләшеп эшләү зарур.

Бу атнада  район башлыгы Разиф Кәримов, «Агрокөч» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Светлана Барсукова, аның урынбасары Аян Ибәтуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм  район ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә, авыл хуҗалыгы бүлекчәләрен карап чыкты. Тикшерү барышында терлекчелек  эшләре торышына аеруча игътибар ителде, аерым алганда, товарлыклы-сөтчелек комплекслары һәм ферма биналарын ремонтлау, терлекчелектә цифрлы технологияләр кертү, көтүлекләр белән идарә итү һәм ашату буенча алда торган эшләр турында фикер алыштылар.  Районда терлек азыгы әзерләү техникасын кабул итү, сенаж сала башлау    турында да сөйләшү булды.
Рейд барышында күпьеллык үләннәр, бөртекле һәм техник культуралар басулары каралды, аларның торышы барлык катнашучыларны да шатландырды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: