Зәй офыклары

Киңәшле эш таркалмый0

Зәй территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре ай саен очрашып, фикерләшә, проблемаларны уртага салып сөйләшә.

Шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина катнашында узган шундый чираттагы очрашуда рәисләр  беренче квартал эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, алдагы айга планнар билгеләде, янгын куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр. Җәйге чорда янгын чыгу очракларының кискенләшүе сәбәпле, алдагы көннәрдә йорт яны территорияләрен чистарту вакытында тиешле чараларны күрү буенча, бистәләрдә яшәүчеләргә белдерүләр таратылачак. Кагыйдә бозу очраклары турында мәгълүмат, тиешле чаралар күрү өчен, Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлегенә тапшырылачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: