Яңалыклар

Китап укучылар конференциясе

Чыбыклы авыл китапханәсендә Зифа Кадырованың «Синсез килгән язлар» китабына укучылар конференциясе булды.

Анда авылыбызның төрле яшьтәге китап укучылары чакырылган иде. Китапханәче Рузия Гадершина иң элек авторның биографиясе белән таныштырды, китапка карата презентация күрсәтте. Китапханәче бу  китапны сайлауның сәбәбен шуның белән аңлатты: «Автор бу китапта авылдашыбыз, бүгенге көндә инде вафат булган Галиянең язмышын тасвирлавын әйтте. Аның турында язылган урыннарны укыганда,  авылдашларыбызның күзләренә яшьләр тулды», - ди ул. Авторның китапларын берничә кат укып чыккан Нурия апа Фәсхетдинова китап буенча фикере белән уртаклашты. “Бик гади, тормыштан алып язылган  барлык укучыларга да аңлаешлы. Китапны бер сулышта укып чыктым. Без  язучыдан  китап укучылары өчен тагын да яңа китаплар язуын көтеп калабыз», - диде. Китап укучыларыбыз Зифа Кадырованың иҗаты белән кызыксына. Китапханәдә аның китабын тәкъдим итү уңаеннан оештырылган бәйрәмгә китап сөючеләрнең актив килүе шуны күрсәтә.

Альбина Сабирова,  авыл җирлеге башлыгы урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Китап укучылар конференциясе
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар