Зәй офыклары

Китапханә эшчәнлеге кызыклы

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә 3нче мәктәпнең IX сыйныф укучылары өчен «Сезнең өчен безнең ишекләр һәрвакыт ачык» дип исемләнгән экскурсия үткәрелде.

Экскурсиядә катнашучыларга китапханәчеләр каталоглар, китап фонды, китапханә яңалыклары һәм күргәзмәләр белән таныштырдылар, абонемент, уку залы һәм башка бүлекләргә сәяхәт оештырдылар. Биредә укучылар  китапханәгә язылганда бердәм уку билетының нинди мөмкинлекләр бирүен дә белделәр. Чара ахырында укучылар өчен кызыклы викторина үткәрелде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: