Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Китапханәчеләр арасындагы фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләделәр

“Яшәү рәвеше - сәламәтлек" фестивале кысаларында сармашлылар һәм албистәлеләр эше игътибарга лаек.

Үзәк китапханә соңгы елларда нинди дә булса фестиваль оештыра. Агымдагы елда чираттагы шундый фестиваль  «Яшәү рәвеше - сәламәтлек» шигаре астында узды. Сәламәт яшәү рәвеше алып баруга йөз тоткан әлеге фестиваль китапханәчеләр арасында киң яклау тапты. Китапханәчеләр әлеге чарага әзерлек белән янды. Чара  урыннарда оештырылды.  Үзәк китапханәдән хөкемдарлар әлеге чараны төрле критейрилар буенча бәяләде. Аның җиңүчеләре һәм призлы урын алучылары  үзәк китапханәдә  узган утырышта бүләкләнде. Фестивальнең җиңүчесе дип  Сармашбаш һәм Александр Бистәсе китапханәләре табылды. Югары Мәлем белән Урта Баграж китапханәләре - призлы икенче, Имәнлебаш һәм шәһәр китапханәсе  өченче урында.

Фестивальне оештыручылар әйтүенчә, “Яшәү рәвеше - сәламәтлек" фестивале кысаларында сармашлылар эше аеруча игътибарга лаек. Тәнзилә Садыйкова биредә  ике ел   гына эшләвенә карамастан, чараны тиешле дәрәҗәдә оештырган. Моңа кадәр ул мәктәптә күп еллар физик тәрбия укытучысы булып эшләде. Мәктәп чараларын оештыру да аңа йөкләнгән иде.

-Чарага бер ай буе әзерләндек, авылдашларыма рәхмәтлемен, -ди Тәнзилә ханым.

Сармашлылар спортны, аеруча милли көрәшне үз итә. Бу уңайдан авыл китапханәсендә "Сәламәтлек сукмагы" дип аталган кичә үтте. Анда сармашлылар тугыз номинация буенча чыгыш ясады. Тема буенча плакат, балалар ясаган рәсемнәр, китаплардан бүлекләп  күргәзмә оештырылды. Авыл спортчылары стенды һәм аларның уңышларын күрсәтүче кубоклардан күргәзмә эшләде. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен китапханәдә нинди эшләр алып бару турында презентация күрсәтелде.  "Кем нәрсә ярата" дигән татар халык әкияте сәхнәләштерелде. Сәламәт, файдалы ризык булган кабактагы витаминнар һәм кабак бәлеше презентацияләнде.

"Минем сәламәтлек - яшәвемнең мәгънәсе" номинациясендә өч буын катнашты. Алар - тыл ветераны Йөзлебикә апа Минһаҗева, сугыш чоры баласы, спортчы Арсентий Тарасов, Йөзлебикә апаның күп  мал асраучы кызы Розалия Халикова. Кунаклар хәрәкәтнең файдасы турында  сөйләде, 67 яшьлек Нурия апа Сафина  гимнастик күнегүләрдән мастер-класс күрсәтте. Флешмоб балаларның тәгәрмәч, шпагат кебек күнегүләре белән башланып китеп, аларга зурлар һәм тамашачылар кушылды.

Кичә китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре белән  үткәрелгән  эшләргә  видеоролик күрсәтү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев