Зәй офыклары

Китапханәчеләр белән бергә Россия көнен билгеләделәр

​​​​​​​Россия көне - азатлык, тынычлык һәм игелек бәйрәме, ул безнең күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм уңаеннан татар гимназиясенең мәктәп яны лагерында ял итүче балалар өчен Сөббух Рафыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан танып белү программасы үткәрелде.

Чара башында малай-кызлар  бәйрәм тарихына сәяхәт ясадылар, аннары «Барысы да Россия турында» викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук балалар уеннарда, конкурсларда актив катнаштылар. Бәйрәмдә укучыларны һәрвакыт игелекле, ярдәмчел булырга, Ватаныбызның бай тарихы, матур традицияләре, бәйрәмнәре булуын истә тотарга өндәделәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: