Зәй офыклары

Китапханәдә Ленинград блокадасы турында батырлык сәгате узды

Балалар Бөек Ватан сугышының иң куркыныч битләренең берсе булган Ленинград блокадасы турында тарихи вакыйгаларны барладылар.

27 гыйнварда Зәй үзәк балалар китапханәсендә 7нче мәктәпнең II «А» сыйныфы укучылары  камалышның куркыныч 900 көнен искә алдылар. Үзләренә 8-9 яшь кенә булуга да карамастан, алар Бөек Ватан сугышының шанлы елларын беләләр. Укучылар тын да алмыйча «Ленинград блокадасы» дигән электрон презентация карадылар, Таня Савичева турында хикәя тыңладылар һәм Н.Ходзаның «Тормыш юлы» китабыннан өзекләр укыдылар. Соңыннан һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: