Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Китапханәдә - сәламәтлек сәгате

Үзәк китапханәдә “Кеше. Канун. Хокук” клубы эшчәнлеге кысаларында сәламәт яшәү рәвеше алып бару мөһимлеге турында театрлаштырылган тамаша күрсәттеләр.

 Бүген үзәк китапханәдә 4нче мәктәпнең  V Б сыйныфы укучылары өчен  VII А сыйныфы  укучылары “Кеше. Канун. Хокук” клубы эшчәнлеге кысаларында сәламәт яшәү рәвеше алып бару мөһимлеге турында театрлаштырылган тамаша күрсәттеләр. Соңыннан бергәләшеп рәсем ясадылар, уеннар уйнадылар.

-  Укучылар өчен сәламәтлеккә зыян салучы яман гадәтләргә тартылуның никадәр куркыныч булуын еш искәртеп тору мөһим. Менә шундый уен катыш дәресләрдә тәрбияви мәсьәләләр яшүсмер күңеленә ныграк үтеп керә, - ди педагог Роза Борисенко.

Китапханәче Зөлфия Гыйльманова оештырган сәламәтлек сәгате китапханәдә иртәнге физкультминут белән башланып китте. Соңрак сүз дөрес туклану, яхшы гадәтләр темасына фикер алышу белән дәвам итте. 

VII А сыйныфы укучылары тәмәке тартуның зыянына багышланган чара әзерләгән иде. Анда тәмәке төтененең химик составы һәм аның организмга нинди зыян китерүе турында сөйләнелде. Балалар видероликлар карадылар, викторина уеннарында белемнәрен сынадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев