Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Китапханәдә “Сугыш хатын-кыз өчен түгел...” дигән кичә узды

Ул “Сугыш хатын-кыз өчен түгел...” социаль-гуманитар проекты кысаларында оештырылды.

9 май бәйрәме алдыннан Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә тыл ветераннары, хатын-кыз депутатлар катнашында  Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль чара узды.

Ул “Сугыш хатын-кыз өчен түгел...” социаль-гуманитар проекты кысаларында оештырылды.  Әлеге проектны оештыручылар –Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Мәрхәмәт-Милосердие” депутат хатын-кызлар берләшмәсе, республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре буенча һәм Сәламәтлек саклау министрлыклары, “Татмедиа” республика агентлыгы һәм башкалар.
Ветераннарны якынлашып килүче  Җиңү бәйрәме белән Зәй шәһәре башлыгы урынбасары һәм шәһәр Советы депутаты Елена Недошивина  котлап,  проект турында сөйләде.
- Авыр шанлы сугыш елларында тылда армый хезмәт куйган  ветераннарыбыз - хөрмәтләүгә лаек буын. Хезмәтегез бүгенге буынга үрнәк булып тора. Һәрвакыт безнең арада булыгыз, ил-көннәребез имин булсын, - диде Елена Недошивина.

Әдәби кичәдә  тыл хезмәтчәннәре – Мария Попова, Клавдия Кулеева, Рина  Садретдинованың урыны түрдән булды.   Аларның һәрберсе турында язма язарлык.
Бу көнне китапханәдә  Җиңүнең 76 еллыгына багышланган күргәзмәләр,  инсталляция эшләде. Фойедагы бөек батырлык истәлегенә багышланган  «Партизан привалы»  тарихи инсталляциясенә беркемне дә битараф калдырмады.  Китапханәнең икенче катындагы  фойесында тыл хезмәтчәннәре фотосурәтләреннән зур күргәзмә оештырылды.

Чара хәрби киемнән булган үзәк китапханә хезмәткәрләренең рус язучысы Борис Васильевның «Биредә таңнар тыныч…» повестеннән өзекне сәхнәләштерүе белән башланды. Тыл хезмәтчәннәре чыгышы чарага үзенчәлек өстәде. Чарада катнашучылар яуда башларын салганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды.

Кичә “Энергетик” Мәдәният сарае, үзәк китапханә хезмәткәрләре чыгышлары, тыл хезмәтчәннәре хатирәләре белән аралашып барды.

Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә аңа кадәр  “Сугыш урлаган балачак” дип исемләнгән чара узган иде. Сугышның авырлыкларын татыган шәһәрдәшләребез тыл ветераны Наилә апа Зарипова һәм әтисен сугышка озатканда нибары 4 яше генә тулган Расыйха апа Харрасовалар катнашында узган чара кемне генә хисләндермәде икән. Кичәдә Рәхимҗан  Әхмәтҗанов, Фәния  Әгъзәмова үз шигырьләрен укыдылар, Фәимә Сизова,  Фәннүр Миннекәев җырлар башкардылар. Кичәдә “Бердәм Россия” вәкилләре катнашып, сугыш чоры балаларына бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев