Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Китапханәдә Зәй студентлары белән Андрей Сахаров истәлегенә очрашу узды

Зәй үзәк китапханәсендә «Кеше хокукларын яклаучы. Академик Андрей Сахаров» дигән хокук сәгате үтте.

21 майда үзәк китапханәдә Зәй политехник колледжының I курс студентлары белән  узган «Кеше хокукларын яклаучы. Академик Андрей Сахаров» дигән хокук сәгате физик, җәмәгать эшлеклесе һәм кеше хокукларын яклаучы Андрей Дмитриевич Сахаровның тууына 100 ел тулуга ( аның тормыш юлы - 1921-1989  еллар) багышланды.

Совет физигы, СССР Фәннәр академиясе академигы һәм сәясәт эшлеклесе, диссидент һәм кеше хокукларын яклаучы, совет водород бомбасын уйлап табучыларның берсе, 1975 ел Нобель премиясе лауреаты - ул Андрей Сахаров.

Чара барышында китапханәче Зәй политехник колледжының студентларын бу бөек кешенең тормыш юлы һәм эшчәнлегенең төп этаплары белән таныштырды.

- Андрей Сахаровның тормышы – кешеләргә һәм кешелеккә фидакарь хезмәт итүнең уникаль үрнәге, - дип нәтиҗә ясады Айгөл Камалиева.

Чара ахырында Булат Окуджаваның «Андрей Дмитриевич Сахаров истәлегенә» дигән шигырен тыңладылар. Очрашу «Зур тормыш битләре» дигән электрон презентация һәм видеофильм күрсәтү белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев