Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Клава Кока Казанда яңа цифрлы чынбарлык фестивалендә бер сәгать чыгыш ясаячак

30 августта Казанның Меңьеллык паркында TatarstanFuture яңа цифрлы чынбарлык фестивале узачак. Вакыйганың хедлайнеры җырчы Клава Кока булачак, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Җырчыдан тыш, мәйданчык кунакларын мультимедиа тамашасы, диджейлар һәм «Оммаж» музыкаль төркеме чыгышлары, VR-перфоманс, Татарстан командаларыннан косплей-фильм, күргәзмәләр һәм бию батллары көтә. Шулай ук фестиваль кунаклары блогер Влад Кобяков белән аралаша алачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Аннары тамашачыларга цифрлы чынбарлыкка багышланган лазер тамашасы тәкъдим итәчәкләр. Ул Клава Коканың 20.15 сәгатьтә башланачак бер сәгатьлек концертының бер өлеше булачак.

Чарага теләге булган һәр кеше килә ала - моның өчен билет та, алдан теркәлү дә кирәк булмаячак. Фестиваль 11.00 сәгатьтә башлана һәм 21.30 сәгатьтә тәмамлана.

Яңа цифрлы чынбарлык фестивале Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында уздырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев