Зәй офыклары

Клубның эче, тышы чәчәкләр камалышында

Районда мәдәният йортлары арасында аларның биләмәләрен төзекләндерү буенча бәйге игълан ителүе турында хәбәр иткән идек. Аңа битараф булмаучылар шактый. Сармашбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре мәдәни учак биләмәсен төзекләндерү эшенә апрель аенда алынган булганнар.

-Кулланышта булган машина  шиннарын туплап, аларны   жиң сызганып бергәләп кистек. Аннан бөтен фантазияне эшкә җигеп,  чәчәк вазалары, газоннар  ясадык, -ди мәдәният йорты директоры Наилә Арсланова.
Чыннан да, клуб биләмәсендә әлеге шиннардан нинди генә вазалар ясалмаган! Пар аккошлар да әлеге матурлыкка үзенчәлек өстәп тора. Алар барысы да матур төсле буяуларга буялып, аларга балчык салып, нинди генә чәчәкләр  утыртылмаган! Матурлык тудыруга нинди генә мөмкинлекләр юк икән бит.
Ә  мәдәният йорты  эчендәге гөлләр-ганҗәләргә тагын да сокланырлык.
-Без кая барсак та, гөл үсентеләре, орлыклар алып кайтырга тырышабыз. Уртак көч белән тудырылган яшеллек, матурлык авылдашлар күңеленә хуш килә, - ди мәдәният хезмәткәре Алсу Гыйниятуллина.
Алсу ханымның өе дә гөл-чәчәкләр камалышында утыра шулай. Кыскасы, мәдәният хезмәткәрләре мәдәни учак эчен һәм аның биләмәсен гөл-чәчәкләргә күмеп, авылдашларына матурлык, яшеллек өләшә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: