Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Көн кадагында - коронавируска каршы вакцина ясату тора

Зәйлеләр арасында вакцинаның беренче компонентын - 3010, икенче компонентын 1707 кеше ясаткан.

Бүгенге көндә  республикада 153 вакцинация пункты эшли. Коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатучылар көннән-көн арта бара. Бу безнең районда да шулай. Район үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, вакцинаның беренче компонентын - 3010, икенче компонентын 1707 кеше ясаткан.

Район үзәк дәваханәсенең прививка ясау буенча мобиль бригадасы оешмалар һәм авыл җирлекләренә график нигезендә, заявкалар буенча эшли. Якын көннәрдә бригада ГРЭС, “Зәй шикәре” АҖ, “Татнефтедор”юллар идарәсенең Зәй филиалы, Сарсаз-Баграж, Сәвәләй, Яңа Спас, Гүлкин авыл җирлекләренә чыгачак.

Зәйлеләрнең күбесе прививка ясатуның   кирәклеген, мөһимлеген аңлый. Әлеге уңайдан  аңлату-пропаганда эшләре бара, ди табиблар.

Оператив штабтан алынган мәгълүматларга караганда, пандемия башланганнан бирле – 2020 елның 10 маеннан районда 56 кешегә Covid-19 диагнозы куелса, 2021 ел башыннан - 15 кешегә. Соңгы атнада коронавирус инфекциясе йоктыручылар юк. Шул ук вакытта 3 кешегә дәваханәдән тыш пневмания диагнозы куелган.

Шунысын да әйтик, соңгы атнада бер кеше талпан кадалып, дәваханәгә мөрәҗәгать иткән. Урман, парклар һәм бакчаларда талпаннан саклану чараларын күрү кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев