Зәй офыклары

Көндез 16 градуска кадәр җылыта

Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 5 октябрьдә, республикада урыны белән көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитеп көчәергә мөмкин. Көн дәвамында аязычан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Явым-төшем күзәтелми. Узган төндә урыны белән 1 градуска кадәр суыклар күзәтелгән булса да, көндез 11-16 градуска...

Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 5 октябрьдә, республикада урыны белән көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитеп көчәергә мөмкин.

Көн дәвамында аязычан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Явым-төшем күзәтелми. Узган төндә урыны белән 1 градуска кадәр суыклар күзәтелгән булса да, көндез 11-16 градуска кадзр җылыта. Казанда көндезге сәгатьләрдә 14-16 градус җылы булачак.
6 октябрьгә каршы төндә болытлы, явым-төшем дә булачак. Һава температурасы 4-9 градус чамасы җылы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: