Зәй офыклары

Көне буе утырып эшләгәндә, сәламәтлекне ничек кайгыртырга ?

Нью-Йоркның Корнелл университеты медицина белгечләре аз хәрәкәтләнүче офис хезмәткәрләренең сәламәтлеген саклауны кайгыртып, яңа формула тәкъдим итә. Алар озак утырып, яисә аягөсте эшләүнең нинди хроник авыруларга китерүенә нигезләнеп башкарганнар үз эшләрен. Белгечләр утырып эшләүчеләргә вакытны ярты сәгатьләп бүләргә тәкъдим итә: шуның 20 минутын утырып, 8 минутын басып, 2 минутын хәрәкәтләнеп эшләргә...

Нью-Йоркның Корнелл университеты медицина белгечләре аз хәрәкәтләнүче офис хезмәткәрләренең сәламәтлеген саклауны кайгыртып, яңа формула тәкъдим итә.

Алар озак утырып, яисә аягөсте эшләүнең нинди хроник авыруларга китерүенә нигезләнеп башкарганнар үз эшләрен.

Белгечләр утырып эшләүчеләргә вакытны ярты сәгатьләп бүләргә тәкъдим итә: шуның 20 минутын утырып, 8 минутын басып, 2 минутын хәрәкәтләнеп эшләргә кирәк, ди. Шулай итеп, 8 сәгатьлек эш көнендә 16 мәртәбә "хәл алырга" туры килә. Әлеге комбинация көн дәвамында сөяк тукымасы тыгызлыгы һәм мускуллар тонусы өчен дә файдалы, дип яклап чыккан NASA белгечләре.

Озак утыру нәтиҗәсендә килеп чыккан нәтиҗәләрне даими төстә спорт залына йөреп тә бетереп булмый, дип дәлилли белгечләр. Шунлыктан әлеге формуланы кулланып эшләү беркемгә дә комачауламый.

"Российская газета"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: