Зәй офыклары

Көнендә мөмкин булмаса...

22 мартта иртәнге сәгать 7дән кичке 8гә кадәр авыл җирлекләрендә гражданнардан үзара салым җыю һәм аны файдалануны билгеләү буенча референдумнар үтәчәк. Район башкарма комитеты җитәкчесенең 1610нчы карары белән референдум участоклары исемлеге расланып, бу хакта халыкка җиткерелде. Билгеләнгән көндә тавыш бирү өчен үз участогыңа килә алмаганда (ялда, командировкада булу, эш, уку...

22 мартта иртәнге сәгать 7дән кичке 8гә кадәр авыл җирлекләрендә гражданнардан үзара салым җыю һәм аны файдалануны билгеләү буенча референдумнар үтәчәк. Район башкарма комитеты җитәкчесенең 1610нчы карары белән референдум участоклары исемлеге расланып, бу хакта халыкка җиткерелде.

Билгеләнгән көндә тавыш бирү өчен үз участогыңа килә алмаганда (ялда, командировкада булу, эш, уку көннәре туры килү, дәүләт яки җәмәгать вазифасы башкару, авырып китү сәбәпле), гариза нигезендә алдан 11-17 мартта район территориаль сайлау комиссиясе бинасында (Зәй шәһәре, Крупская урамы, 6нчы йорт, 51нче кабинет) яки 18-21 мартта эш көннәрендә кичке сәгать 4тән 8гә кадәр, ә ял көннәрендә иртәнге сәгать 8дән кичке 4кә кадәр участок сайлау комиссияләрендә тавыш бирү мөмкинлеге тудырыла.

Район территориаль сайлау комиссиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: