Зәй офыклары

Көнкүреш хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләре турында зәйлеләргә белгеч аңлата

2021 елның 1 гыйнварында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләрен раслау турында» карары үз көченә керде.

Кагыйдәләр турында ТР дәүләт алкоголь инспекциясең  Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина сөйли. Әлеге кагыйдәләр нигезендә кирәкле мәгълүматның барлык очракларда да кулланучыга җиткерүгә карата таләпләр билгеләнә. Аның нигезендә эшләр һәм хезмәтләрне дөрес сайлап алу мөмкинлеге тәэмин ителергә тиеш.

"Кулланучылар хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законының 10нчы маддәсе  нигезендә кулланучыга җиткерелгән мәгълүматтан тыш,  кулланучыларга күрсәтелә торган барлык хезмәтләр һәм башкарыла торган эшләр турында түбәндәге мәгълүматны да җиткерергә тиеш:

• күрсәтелә торган хезмәтләр (башкарыла торган эшләр) исемлеге, аларны күрсәтү формалары  һәм (яки) шартлары;

•  күрсәтелә торган хезмәтләрнең стандартларны (булганда) буенча күрсәтмә ;

• хезмәт күрсәтү (эшләр башкару) вакыты;

• хезмәтне күрсәтүче анык  зат турында мәгълүмат;

• хезмәт күрсәтү (эшләр башкару) буенча килешүләр (квитанцияләр, башка документлар үрнәкләре;

• җитештерелә торган әйберләрнең үрнәкләре (модельләре), эскизлары;

• ташламалар алу хокукына ия категория  кулланучылар  исемлеге.

Әлеге мәгълүмат карау  өчен  уңайлы урында булырга тиеш.

Шулай ук шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кагыйдәләрдә гражданнар белән төзелүче килешүләргә  махсус таләпләр дә каралган. Анда кулланучы белән килешү бәясен дә, башкарыла торган эшләрнең яки күрсәтелә торган хезмәтләрнең тасвирламасы да, башкаручының реквизитлары турында мәгълүмат да, заказны үтәү сроклары да, заказны кабул иткән затның вазыйфасын һәм имзасын да үз эченә алган мәгүлүмат булырга тиеш.

Расланган кагыйдәләр көнкүреш хезмәте күрсәтүнең  барлык төрләренә (тегү, мех, ювелир эшләнмәләр, мебель, аяк киеме, шулай ук фатирларны, көнкүреш техникасын, кәрәзле телефоннарны, компьютерларны, планшетларны ремонтлау һ.б.), шулай ук  химчисткалар, чәчтарашханә, матурлык салоннарын, мунча, сауна һ.б. карата да кулланыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: