Зәй офыклары

Коллектив тотрыклы, бердәм

"Зәй шикәре" агрофирмасының Поручик терлек симертү комплексында бүгенге көндә 4528 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Комплекска бозаулар "Агрокөч-Төркем" АҖеннән китерелә. Биредә 49 кеше хезмәт куя. Зооветеринария белгечләре, симертү цехы операторлары, слесарь һәм машина йөртүчеләрдән торган коллектив белән берничә ел инде Фаяз Хәкимуллин җитәкчелек итә. Биредә комплекс ачылган көннән Галия Сөләйманова...

"Зәй шикәре" агрофирмасының Поручик терлек симертү комплексында бүгенге көндә 4528 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Комплекска бозаулар "Агрокөч-Төркем" АҖеннән китерелә. Биредә 49 кеше хезмәт куя. Зооветеринария белгечләре, симертү цехы операторлары, слесарь һәм машина йөртүчеләрдән торган коллектив белән берничә ел инде Фаяз Хәкимуллин җитәкчелек итә. Биредә комплекс ачылган көннән Галия Сөләйманова хезмәт куя, аның булышчысы Зөлфия Бикҗанова да сынатмый. Алар карамагында 425 баш бозау исәпләнә. Комплекста күп еллар хезмәт куйган Гөлҗиһан Дериглазованың да хезмәте мактауга лаек: бүгенге көндә ул 6 айдан 18 айга кадәр булган 602 баш тана тәрбияли. Терлекчелек буенча оператор Ирина Сандимирова белән механизатор Андрей Кириллов та хезмәтләрен намус белән башкаручылардан. Комплекста яшьләрнең эшләве дә куанычлы. Иң мөһиме, коллектив тотрыклы, бердәм, ди Галия апа Сөләйманова.

Әлеге рәсемдә сез Поручик терлек симертү комплексы эшчеләрен күрәсез, алар бергәләп "Агрокөч-Төркем" АҖ бурычларын үтәргә тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: