Зәй офыклары

Коляска сатам дип, акчасыннан колак каккан

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, узган атнада мошенниклык очраклары янә кабатланган.

10 июльдә бер хатын-кыздан банк картасыннан 3 мең сум акчасы урлануы турында хәбәр керә. Ул интернет челтәрендә  “Авито” сайтына балалар коляскасы сатам дип белдерү куя. Аңа бер хатын-кыз шалтыратып, “Конфискат” кибете вәкиле дип үзен таныштыра һәм колясканы кибет аша сатарга мөмкин булуын белдерә. Ул, коляска өчен акча күчерәм дип, банк картасы номерын сорап ала.  Шуннан соң зыян күрүче хатын-кызның банк картасыннан акчасы югала. Әлеге очрак буенча җинаять эше ачылган, тикшерү эшләре бара.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: