Зәй офыклары

Компенсация кемнәргә каралган?

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 390нчы карары (14 май, 2019 ел) нигезендә, 2019 елда спутник телевидениесе сигналын кабул итүгә җиһазлар сатып алу чыгымнарын компенсацияләүгә (монтаж, көйләү) җиһазның фактик бәясе күләмендә (7300 сумнан артык түгел) матди ярдәм күрсәтү каралган.

Компенсация алу хокукы хуҗалыкның (гаиләнең) берәр  әгъзасына тулаем керемнәре җан башына Татарстан Республикасында билгеләнгән  яшәү минимумы күләменнән  (ул 9170 сум) артык булмаган  очракта һәм цифралы эфир телевидениесе каплый алмаган зонада урнашкан торак пунктларында яшәүчеләргә каралган.
Зәй районында алар түбәндәге торак пунктлары: Керәшен Мәлеме, Югары Мәлем, Төги, Олы Батрас, Яңа Пәлчикәү, Суык-Чишмә, Гүлкин.
Компенсация үз эченә спутник телевидениесе сигналын кабул итүгә җиһазлар төрләре исемлегенә кертелгән җиһазлар сатып алу һәм аларны урнаштыру буенча чыгымнар күләмен ала.
Компенсация алу хокукы хуҗалыкка бер мәртәбә генә бирелә.
Компенсация билгеләү өчен алда әйтелгән торак пунктларында яшәүчеләр 2019 елның 1 декабренә кадәр яшәү урыны буенча матди ярдәм күрсәтү республика үзәгенә (компенсация түләүләре) түбәндәге документлар тапшырырга тиеш:
-компенсация билгеләүне сорап, банкта яисә башка кредит оешмасында ачылган шәхси счет реквизитлары күрсәтелгән гариза;
-гариза бирү аена кадәр соңгы өч айда хуҗалыкның (гаиләнең) һәр әгъзасының керемен раслаган документлар;
-сатып алынган җиһазланың бәясен раслаучы документлар;
-җиһазларны урнаштыру буенча хәзмәтләрне башкаруга төзелгән килешү;
-эшләрне башкаруны раслаган акт;
-спутник телевидениесе операторы (спутник телевидениесе аша сигнал кубул итү җиһазы сатып алган очракта) белән теркәлгән килешү;
-Россия Федерациясе законнары нигезендә эшләнгән ышанычлы кеше өчен ышаныч кәгазе.
Хуҗалык (гаилә) әгъзаларыннан (ялгыз яшәүчеләргә кагылмый) ирекле формада язылган  түбәндәге документлар:
-шәхси мәгълүматны куллануга рөхсәт;
-шәхси мәгълүматны нинди дә булса органга яисә оешмага тапшырганда гариза бирүченең алар исеменнән эш итүгә вәкаләте. Барлык сораулар буенча  социаль ярдәм күрсәтү органына (Зәй шәһәре, Рәфыйков урамы, 10нчы йорт) мөрәҗәгать итегез.
 Телефоннар: 3-57-19, 7-10-46, 7-02-64.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: