Зәй офыклары

Конкурс җиңүчесе белән очраштылар

Зәйнең халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә "Татарстанның өлкән кешесе социаль портреты" конкурсында катнашып, аерым номинация буенча җиңү яулаган Анна Моисеева белән очрашу узды. Очрашуда сугыш турында, сугыш чоры җырлары яңгырады. Анна Ивановна очрашуда катнашучыларга сугыш, ул чорда хатын-кыз, балалар җилкәсенә төшкән авырлыклар, совет халкының сугышта күрсәткән батырлыклары турында сөйләде. Ул...

Зәйнең халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә "Татарстанның өлкән кешесе социаль портреты" конкурсында катнашып, аерым номинация буенча җиңү яулаган Анна Моисеева белән очрашу узды. Очрашуда сугыш турында, сугыш чоры җырлары яңгырады.

Анна Ивановна очрашуда катнашучыларга сугыш, ул чорда хатын-кыз, балалар җилкәсенә төшкән авырлыклар, совет халкының сугышта күрсәткән батырлыклары турында сөйләде. Ул үзе сугышта катнашып, Берлинга кадәр барып җиткән, совет солдатларының Рейхстагка флаг кадаганын үз күзләре белән күргән. Рейхстаг стенасына кемнең таш, икенчеләрнең пыяла белән, кайберәүләрнең хәтта каны белән язуының да шаһите булган. Анна Моисеева, сугыш ветераны буларак, күп кенә дәүләт бүләкләренә лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: