Зәй офыклары

Константин Волков рухын зурлап

16 ноябрьдә Зәйнең спорт-сәламәтләндерү комплексында Россиянең спорт остасы Константин Волков истәлегенә ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турниры узды.

Турнирны ачу тантанасына район башлыгы урынбасары  Валерий  Акатьев, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Александр Чапков, Константин Волковның туганнары, район-шәһәрнең спорт  ветераннары, турнир химаячеләре килде.  
Турнирда күрше республика, өлкәләрдән 14 командада 150ләп яшь спортчы катнашты. Ярышлар 8 яшьтән 18 яшькә кадәр булган егетләр,  8 яшьтән 16 яшькә кадәр кызлар арасында узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча 2001-2002 елларда туганнар арасында үз авырлыкларында Илназ Латыйпов, Шөһрәт Рәсулов - I, Руслан Хөснуллин - II, Миһман Маһирамов, Сергей Казаринов, Алексей Иванов - III,  2004-2005 елларда туганнардан Алмаз Дәүләтов - II,  2007-2008 елларда туганнардан Федор Медведев- I, Кәрим Кәлимуллин, Артур Шакиров, Владислав Пузанков - II, Роман  Тихонов, Данил Пляшев, Ренал  Фарукшин III урында. 2003-2004 елгылардан Алинә Вәлиәхмәтова - I, 2005-2006 елгылардан Полина Колесова - I, Ләйсән Хуҗина – II,   2010-2011 елларда туганнардан Алинә Хөснетдинова  III урынны алды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: