Зәй офыклары

Конституциягә төзәтмәләр буенча миллионнан артык татарстанлы тавыш бирде

Бүгенге көндә Татарстанда яшәүче 1 млн 162,5 мең кеше Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашты. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Илнең төп законына үзгәрешләр кертүгә барлыгы 2,9 млн татарстанлы үз фикерен белдерә ала. Шул ук вакытта тавыш бирүдә катнашуның төрле формалары каралган. Плебисцит кысаларында алдан тавыш бирү 25 июньдә башланды.

Гражданнар беренче тапкыр ачык һавада тавыш бирә алалар – мондый участоклар махсус җиһазландырылган автобусларда һәм палаткаларда эшли. Алардан республиканың 92 мең 430 кешесе файдаланган. Төбәктә йорт яны территорияләрендә барлыгы 427 сайлау участогы булдырылган, аларның эш графигы турында участок сайлау комиссияләренде хәбәр итәләр. 1 июльдә плебисцитның төп көнендә стационар участокларда һәм өйдә генә тавыш бирергә мөмкин булачак.

Участокка килә алмый торган татарстанлыларга сайлау комиссиясе әгъзалары өйләренә килә. 28 июньдә көндезге сәгать 12 гә өйдә тавыш бирү мөмкинлегеннән республиканың 144 мең 801 кешесе файдаланган. Тиешле гаризалар 1 июльдә 17 сәгатькә кадәр кабул ителә.

"Тавыш бирү Роспотребнадзорның санитар куркынычсызлыгы буенча барлык рекомендацияләрен үтәп бара. Тавыш бирү өчен барлык участоклар да тавыш бирүдә катнашучылар өчен шәхси саклану чаралары запасы белән тәэмин ителгән", - дип ышандырды ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: