Зәй офыклары

Конституциягә төзәтмәләр мәдәнияткә дәүләт ярдәменә исәп тотарга мөмкинлек бирәчәк, дип белдерде Ларионова

Мәдәниятне конституциячел тану принципиаль мөһим.

Россия Конституциясенең 68нче маддәсенә төзәтмә дәүләт тарафыннан мәдәнияткә ярдәм итүгә һәм аны саклауга тулысынча исәп тотарга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова белдерде.

"Россия Федерациясендә мәдәниятне күпмилләтле халыкның уникаль мирасы буларак тану принципиаль мөһим", - дип билгеләп үтте ул.

Татарстан күп гасырлар дәвамында төрле халыклар тырышлыгы белән барлыкка килгән бәһасез мәдәни мираска ия. Республикада өч мең ярымнан артык мәдәни мирас объекты бар. Бу өч объекты — Казан Кремле, борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге — ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән бердәнбер төбәк, дип өстәде «Яңарыш»Республика фонды башкарма директоры.

Без барыбыз да аңлыйбыз: күп кенә мәдәният объектлары реставрация, ремонт таләп итә", — диде Ларионова, кертелә торган төзәтмәнең кирәклеген ассызыклап.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: