Зәй офыклары

Конституциягә төзәтмәләр турында: бу җәмгыять белән хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсе

Дәүләт граждан җәмгыяте институтларына ярдәм итәчәк һәм аларның үз сәясәтен формалаштыруда катнашуын тәэмин итәчәк.

Россия Конституциясенә сәясәтне формалаштыруда граждан җәмгыяте институтларының катнашуы турындагы төзәтмә - җәмгыять һәм дәүләт арасындагы хезмәттәшлектә яңа сыйфатлы адым. "Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Тимур Какохо әнә шулай дип саный.
“Минем фикеремчә, коммерциячел булмаган оешмалар белән хезмәттәшлекнең сыйфатлырак дәрәҗәсенә күчәргә кирәк. Кешеләрне теге яки бу мәнфәгатьләр һәм социаль проблемалар буенча берләштерүче коммерцияле булмаган оешмалар гамәлдәге законнарга үзгәрешләрен тәкъдим итә алсыннар иде", - дип билгеләп үтте ул.
Күп кенә демократик илләрдә көчле профсоюзлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар бар, алар үзгәрешләр таләп итә һәм үз идеяләрен тәкъдим итә ала, дип ассызыклады Какохо.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: