Зәй офыклары

Корбан ашы җыйнады

Корбан ае дәвам итә. Әлеге изге айда районда соңгы елларда Корбан ашы оештырыла. Гомумән, районкүләмендә ифтар-авыз ачтыру, Корбан ашы уздыру матур традициягә әйләнде. Бу изге бәйрәмдә район җитәкчелеге агымдагы елда да корбанлык мал - сыер чалдырган иде. Корбан ашы әлеге иттән әзерләнде. Кичә политехник колледжда район-шәһәр хакимияте булышлыгы белән мөхтәсибәт Корбан ашы оештырды.

Дини чарада район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, ТР Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, имам-мөхтәсиб Фатыйх хәзрәт Нуруллин, Чаллы һәм Чирмешән имам-мөхтәсибләре Әлфәс хәзрәт Гайфуллин белән Минсәгыйрь Мишин, район имамнары, район-шәһәрнең 200гә якын мөэмин-мөселманы катнашты. Камил хәзрәт Сәмигуллинның районкүләм корбан ашында берничә мәртәбә катнаша инде, мөфти дини чараны тагын да дәрәҗәләде.
Бирегә ак яулыклы әби-апалар, агалар, ир-егетләр төркем-төркем булып агылды. Бистәләр һәм шәһәрдән халыкны быел да ашка  махсус автобуслар йөртте. Мәҗлесне Фатыйх хәзрәт Нуруллин алып барды, ул Сәлмән хәзрәт Гайфуллинның Коръән аятьләре укуыннан башланды. Разиф Кәримов, мөселманнарны сәламләп, районда башкарылган һәм башкарыласы эшләр, аерым алганда игенчелек тармагы турында сөйләде.
-Без районда  һәр мөһим эшне иң беренчеләрдән булып башлыйбыз. Икмәкнең тулаем җыемы, уңышы буенча да республикада лидерлык тотабыз, басу-кырларда биш дистә комбайн эшли. Бер эшне дә без бисмилласыз башламыйбыз, киләчәктә дә бергә эшләргә-яшәргә язсын,  -диде Разиф Галиевич.
“Ялчыгол” мәчетенең 25 еллыгы уңаеннан анда башкарылучы төзекләндерү эшләре турында сөйләде.
Камил Сәмигуллин исә чыгышында  Корбан чалуның зур дәрес булуына киңрәк тукталды, хаҗ гамәле кылу  турында вәгазь сөйләде. Без вәгазьләүгә мохтаҗлар. Әлфәс хәзрәт Гайфуллин белән Минсәгыйр Мишин мондый  мәҗлесләрнең мөселманнарны берләштерүе, ният-омтылышларның ахырын хәерле кылуын бәян иттеләр. Район җитәкчеләренең дини мәҗлесләрдә халык белән шулай бергә булуын хупладылар.
Фатыйх хәзрәт чыгышында Корбан чалуның үзебезгә файда китерүен бәян итте, Сәгыйть хәзрәт Камаловны искә алып, аның гаиләсе белән аралашып торабыз,  аның рухына догалар барып ирешә, диде.
 Азан әйтелде, аннан мөселманнар уку йортының актлар залында иңгә-иң торып, ахшам намазы укыды. Кунакларны ашханәдә Корбан ашы - өстәл тулы нигъмәтләр көтте.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: