Зәй офыклары

Корбан бәйрәмендә буракиртәлеләрне таҗиклар сыйлаячак

Мөселманнар кайда яшәүләренә карамастан, Корбан бәйрәменә әзерләнә. Бура-Киртә авылы фермасын ремонтлауда эшләүче таҗиклар бу дини бәйрәмне бармакларын санап көтә. Алар биредә яз башыннан килеп урнашып, халыкны үз иткән, җомга намазларына авыл мәчетенә йөриләр. Күбесе биш вакыт намазын калдырмый, гыйбадәт вакытны алмый, киресенчә, эшкә ярдәм итә, ди алар беравыздан. Алар пылау...

Мөселманнар кайда яшәүләренә карамастан, Корбан бәйрәменә әзерләнә. Бура-Киртә авылы фермасын ремонтлауда эшләүче таҗиклар бу дини бәйрәмне бармакларын санап көтә. Алар биредә яз башыннан килеп урнашып, халыкны үз иткән, җомга намазларына авыл мәчетенә йөриләр. Күбесе биш вакыт намазын калдырмый, гыйбадәт вакытны алмый, киресенчә, эшкә ярдәм итә, ди алар беравыздан. Алар пылау пешереп, авыл халкын чып-чын таҗик пылавы белән сыйлаганнар инде. Корбан бәйрәмендә дә корбанлык мал - сарыклар чалып, пылау, шурпа пешереп, буракиртәлеләрне сыйларга исәпләре. Корбанлык мал булдыру хәселен дә күргәннәр. Сез әлеге рәсемдә таҗиклар төзелеш бригадасы җитәкчесе Корбан Йосыповны, пешекче Ориф Шәрәпов, аның ярдәмчесе Нәүрүз Хәбибулловны күрәсез. Пылау әзерләп, без - журналистларга мастер-класс күрсәтте алар, бәйрәмгә чакырып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: