Зәй офыклары

Коронавирус белән авырган балаларның сәламәтлегенә нинди зыян килүе билгеле

Балигъ булмаган пациентларга медицина күзәтүе терелгәннән соң да кирәк дип саный Россия педиатрлар берлегенең башкарма комитеты рәисе.

«Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, коронавирус авыруын кичергән балаларны аеруча күзәтергә кирәк. Россия педиатрлар берлегенең Башкарма комитеты рәисе Ләйлә Намазова-Баранова әнә шундый фикер белән уртаклашты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Белгеч сүзләренчә, тикшеренүләр коронавирус белән авырган балаларның 30 процентында когнитив функцияләрнең кимүендә күзәтелә. Хәтта авыру симптомсыз үтсә дә, ди табиб. Моннан тыш, урологлар мәгълүматлары киләсе буыннарның фертильлек проблемалары турында сөйли. Шуңа күрә балигъ булмаган пациентлар һәрвакыт күзәтү астында булырга тиеш, ди табиб.

«Теләсә кайсы формада коронавирус авыруын кичергән балаларны күзәтү мәҗбүри», — дип билгеләп үтте ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: