Зәй офыклары

Коронавирус белән авыручылар тагын 25 кешегә арткан

Татарстанда узган тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 25 яңа очрагы теркәлгән.  Шуларның икесе читтән кертелгән, 23е авыручылар белән элемтәдә булучылар. Инфекция йоктыру ачыкланган кешеләрнең 23е өйдә дәвалана.

Иң күп авыручылар 30дан 50 яшьлекләр арасында, алар 13 кеше. 18 яшькәчә һәм 80нән өстә булганнар арасында авыручылар юк. Шәһәр-районнар буенча караганда, Казанда – 19, Лаеш районында – 3, Бөгелмә, Югары Ослан, Питрәч районнарында берәр очрак ачыкланган.  

Бүгенге көнгә яңа коронавирус инфекциясе белән зарарлануның барлыгы 7112 очрагы теркәлгән, шуларның 6005е савыккан, соңгы  тәүлек эчендә 6 кеше Covid-19 авыруыннан терелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: