Зәй офыклары

Коронавирус белән авыручылар турында соңгы мәгълүмат

Узган тәүлектә республикада тагын 41 кешегә Covid-19 диагнозы куелган.

Икесе – читтән кергән, калганнары  – вирусны авыру белән элемтәдә булу сәбәпле йоктыручылар. 9 авыру хастаханәгә салынган, 32е -  өйдә дәвалана.

 Авыруны йоктурычулар арасында 18 яшькә кадәрлеләр юк.   Авыручылар арасында 30-50 яшьлекләр - 17 кеше. 18-30 яшьлекләрдән бишәү, 50-60 яшьлекләрдән  - 9,  60-70 яшьлекләрдән – 8, 70-80 яшьлекләрдән – 2 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Шәһәрләр буенча иң күп  авыручылар Казанда, алар – 25 кеше. Яшел Үзәндә – өчәү, Балтач, Нурлат районнарында  – икешәр, Яр Чаллыда, Әлмәт, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Спас  районнарында берәр очрак теркәлгән.

Барлыгы 18 октябрьгә Татарстанда 7811 авыру очрагы теркәлгән. Терелүчеләр саны – 6733, шуларның 31е – узган тәүлек эчендә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: