Зәй офыклары

Коронавирус белән авыручылар узган тәүлектә – 75 кеше

Узган тәүлектә республикада тагын 75 кешегә Covid-19 диагнозы куелган.

Барысы да  – вирусны авыру белән элемтәдә булу сәбәпле йоктыручылар. 9 авыру хастаханәгә салынган, 66сы -  өйдә дәвалана.

 Авыруны йоктурычулар арасында 18 яшькә кадәрлеләр бер кеше.   Авыручылар арасында 30-50 яшьлекләр - 31 кеше. 18-30 яшьлекләрдән - 10, 50-60 яшьлекләрдән  - 14,  60-70 яшьлекләрдән – 13, 70-80 яшьлекләрдән – 6 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Шәһәрләр буенча иң күп  авыручылар Казанда, алар – 53 кеше. Яр Чаллыда – алты,  Югары Ослан районында – дүрт, Яшел Үзәндә – өч, Алабуга, Лаеш, Мөслим районнарында – икешәр, Бөгелмә, Биектау, Саба  районнарында берәр очрак теркәлгән.

Барлыгы 24 ноябрьгә Татарстанда 9848 авыру очрагы теркәлгән. Терелүчеләр саны – 8598, шуларның 71е – узган тәүлек эчендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: