Зәй офыклары

Коронавирус инфекциясен тагын 54 татарстанлы йоктырган

Татарстанда 54 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, 27 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 27 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча иң күп авыручылар
30дан 50 яшькә (17) һәм 60тан 70 яшькә (19) кадәр аралыкта.
Географиясе буенча Казанда - 21, Чаллыда – 12, Яшел Үзән, Лениногорскта 4әр, Түбән Камада - 3, Алабуга, Тукай районында 2шәр, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау,  Кама Тамагы, Минзәлә, Питрәчтә - 1әр очрагы билгеле.
28 февральгә Татарстанда 17 977 COVID -19 очрагы теркәлгән. Барлыгы  14575 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 29ы-узган тәүлектә.
Барлыгы 81 643 кеше вакцинацияләнгән (тәүлек эчендә үсеш 2587), шулардан 13 729 кеше икенче дозага ия булды.
Вакцинация үтү өчен язылуның биш ысулы бар:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы;
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы;
3. бердәм 122 номеры;
4. күпфункцияләле үзәккә мөрәҗәгат итү аша;
5. якындагы поликлиникага мөрәҗәгать итеп чзылырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: