Зәй офыклары

Коронавирус һәм пневмония турында

Район үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көндә короновирус инфекциясе йоктырудан шикләнелгән 8 кеше үзизоляциядә. Шулар арасында берсендә әлеге төр инфекция булу расланган.

-Ул кешедә инфекция ачыкланды, әмма анда авыруның бернинди дә билгеләре күренми. Бу ул эшләгән оешмада тикшерүләр үткәргәндә ачыкланган. Хәзерге вакытта  ул карантинда, өйдә дәвалана. Пандемия чоры башланганнан бирле 500дән артык кеше, үзизоляцияне үтеп, исәптән төшерелде, -ди район үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов.
Баш табиб белдергәнчә,  районда вируслы инфекцияләр белән авыручылар саны шактый,  хәл  узган елның шул чоры белән чагыштырганда киеренке кала бирә.
Үпкә ялкынсынуы белән авыручыларның күп булуы сәбәпле, Айдар Фатыйхов әлеге авыру турында да мәгълүмат бирде.
-Үпкә ялкынсынуы, яки пневмония - төрле бактерияләр, вируслар китереп чыгара торган йогышлы авыру. Ул бик нык туңу, физик киеренкелек, агулану һәм организмның каршы торучанлыгын киметүче башка сәбәпләр аркасында була.  Пневмония – зәһәр чир. Тик бүген төрле заманча антибиотиклар булу сәбәпле, ул яхшы дәвалана. Әлбәттә, күп очракта хастаханәдән башка савыгып булмый. Дәваханәдән чыккач та, терелдем дип, шунда ук элекке тормыш ритмына кереп китәргә ярамый. Чөнки пневмониядән тулысынча алай тиз генә савыгып бетеп булмый. Пневмония килеп чыгуына булышлык итүче факторлар - иммунитет какшау, салкын тию, тәмәке тарту, стресс һәм башкалар. Симптомнарын ОРВИ һәм грипп симптомнары белән чагыштырырга мөмкин. Үпкә ялкынсынуның төп билгеләре:  тән температурасы югары  күтәрелә, хәлсезлек була, баш авырта, төчкертә, сөяк һәм мускуллар сызлый, коры ютәл була, тын кысыла, тирләтә.
Тән температурасы күтәрелгән очракта, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: