Зәй офыклары

Коронавирус турында ялган мәгълүматлар тараткан Амур төбәгендә яшәүче бер хатын хөкемгә тартылачак

Әлеге хатын-кыз интернет аша Амур төбәгендә Covid-19 вирусы белән авыручылар турында ялган мәгълүмат тараткан.

Амур төбәгендә коронавирус белән авыручылар турында ялган мәгълүматны полиция хезмәткәрләре сетны мониторинглау вакытында күрәләр. Аның авторын тиз арада ачыклыйлар. Ул Свободный шәһәрендә яшәүче булып чыга.
Шикләнелүчегә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Хәзер аңа  30 мең сумнан алып 100 мең сумга кадәр  штраф яный.
ТАСС Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Ольга Кургановага сылтама ясап хәбәр иткәнчә, төбәктә эпидемия вазгыяте тотрыклы, респиратор инфекцияләре белән авыручылар саны иң чик күрсәткечләрдән түбәнрәк һәм Амур өлкәсендә коронавирус йоктыру очраклары юк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: